Татарстан тимер юлларында беренче яртыеллыкта йөк ташу 4,3% артты

2022 елның 15 июле, җомга

2022 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү һәм ташу 8,1 млн тонна тәшкил иткән, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 4,3 % югарырак.

2022 елның беренче ярты елында:

- нефть һәм нефть продуктлары - якынча 6 млн тонна (2021 елның гыйнвар-июнь айларына +11,3% );

- химикат һәм содалар - 475,5 мең тонна (+10,4%);

- химик һәм минераль ашламалар - 436 мең тонна (-1%);

- кара металл ватыклары - 190,8 мең тонна (-28,8%);

- төзелеш йөкләре - 155,1 мең тонна (+18,7%);

- калдыклар - 134,1 мең тонна (-2,7%);

- ашлык - 100,4 мең тонна (-74,8%);

- кара металл - 76,8 мең тонна (-13,6%);

- метиз - 39,7 мең тонна (+23,5%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International