Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында «Бөек Идел юлы» заманча регионара туристик проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Идел һәм Кама елгалары акваториясендә «Бөек Идел юлы» проектын гамәлгә ашыру һәм Берләшкән Идел-Кама суднолар йөреше компаниясен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.