Татарстан Республикасында «Казан - Шәмәрдән» автомобиль юлының ике участогында юл эшләре тәмамланды. Төзекләндерү эшләре Питрәч (23,6 чакрымнан 25,2 чакрымга кадәр) һәм Саба (86,6 чакрымнан 88,6 чакрымга кадәр) муниципаль районнарында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында үткәрелде.
Питрәч районында әлеге күрсәткеч 1,55 чакрым тәшкил итә. Юл хезмәткәрләре тарафыннан юл өслеген фрезерлау, кара вак таштан һәм А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан торган тигезләүче катламны салу, 12,4 мең кв.м мәйдан тәшкил иткән ЩМА-8 өслекнең өске катламын салу һәм фрезерлаудан асфальтогранулянт белән ныгыту эшләре башкарылды.
Саба районында 2 чакрым озынлыктагы автомобиль юлы аралыгында А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катлавы һәм 16 мең кв.м мәйдан тәшкил иткән ЩМА-8 өслек катламын салу, шулай ук ЩПС С-4 М-800 юл кырыйларын ныгыту эшләре башкарылды.
Төбәк әһәмиятендәге участокларны реконструкцияләү «Татавтодвор» АҖ подряд оешмасы тарафыннан тулысынча башкарылды. Хәзерге вакытта ике объект та файдалануга тапшырылды.