Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында дипломнар тапшырылды. Транспорт корылмалары институтын тәмамлаучыларны озак көтелгән вакыйга белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин котлады.
Быел транспорт системалары институтын 172 студент тәмамлаган. Якын араларда барлык чыгарылыш укучылары Татарстан Республикасының һәм Россиянең әйдәүче җитештерү оешмаларына эшкә урнашачак, болар: Федераль юл агентлыгы (Росавтодор), «Татавтодор» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Каздорстрой» АҖ, «Главтатдортранс» ДКУ, «Татдорпроект» институты» АҖ һәм башкалар.