2022 елның 1 августына кадәр «Казан - Ульяновск» автомобиль юлы - Татар Борнашы хәрәкәтенең вакытлыча ябылуы озайтыла. Биредә 0,05 км дан 6,79 км га кадәр участокка капиталь ремонт дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу участокта хәрәкәт 2022 елның 8 июненнән 8 июленә кадәр ябылган иде.
Йөртүчеләргә йөрү өчен М-7 «Волга» һәм Р-241 «Казан-Буа-Ульяновск» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре кую белән әйләнгеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.
Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутын алдан планлаштыруны сорыйбыз.