Очу магистральләрендә йөргән өчен түләү кертү мөмкинлеге турындагы карар килешү кысаларында эш нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

2022елның 17 июнендә «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе, «РФ ДОМ» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы арасында стратегик партнерлык һәм Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда озак сроклы, нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру максатларында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Килешү «Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсен урап узуның түләүле дублерын төзү, Татарстан Республикасы (Себер трактын дәвам итү)», «Түләүле «Вознесенский тракт» автомобиль юлы төзелеше (2 этап) проекты моделен һәм алга таба уртак проектларны гамәлгә ашыру кысаларында үзара хезмәттәшлеккә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International