Тюрлема - Норлат - Борындык автоюлында хәрәкәт вакытлыча ябыла

2022 елның 1 июле, җомга

Агымдагы елның 2 июленнән 20 ноябренә кадәр Тюрлема - Норлат - Борындык - 17+430 км автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Бу чорда Болак елгасы аша салынган күперне реконструкцияләү планлаштырыла.

Йөрү өчен төбәк әһәмиятендәге автомобиль Норлат, Норлат - Городище юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне әлеге юл участогында үз маршрутын алдан планлаштыруны сорыйбыз. Кирәкле юл билгеләрен урнаштыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International