«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Казан - Шәмәрдән автомобиль юлы участогын ремонтлау 4,561 км озынлыктагы 74+139 - 78+700 км аралыгында башкарыла.
Бүгенгә Казан агломерациясе буенча Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектында каралган эшләрне үтәү 52,4 %, Чаллы агломерациясе буенча - 56,2 %, Түбән Кама агломерациясе буенча - 37,0 %, региональ әһәмияттәге юллар буенча - еллык планның 31,0 % ын тәшкил итә.