Казаннан Иркутск һәм Новокузнецк шәһәренә яңа даими рейслар

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кышкы расписаниегә Казаннан Иркутск һәм Новокузнецк шәһәренә яңа даими рейслар кертү планлаштырыла.

Әйтик, 30 октябрьдән пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казан - Иркутск маршруты буенча рейслар:

  • N4 743 Казан - Иркутск 23:20 - 09:05;
  • N4 744 Иркутск - Казан 10:20 - 10:40.

1 ноябрьдән сишәмбе һәм шимбә көннәрендә Казан белән Новокузнецк арасында рейслар:

  • N4 753 Казан - Новокузнецк 00:10 - 07:40;
  • N4 754 Новокузнецк - Казан 08:40 - 08:30.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Билетлар сатуда. Авиабилетларны авиакомпания сайтында, рәсми сайтта, шулай ук "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International