Red Wings авиакомпаниясе Казаннан Алматага авиарейслар башкара

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

26 июнь Red Wings авиакомпаниясе Казан-Алмата һәм Алмата-Казан юнәлешләре буенча беренче очышларын үтәде. Казаннан беренче рейста 94 пассажир очты, Алматадан 89 кеше кайтты.

Әлеге юнәлешләрдә 100 кеше сыешлы заманча SJ100 очкычлары хәрәкәт итә.

Шәһәрләр арасында икенче рейслар якшәмбе, 3 июльгә билгеләнгән. Самолет 100% тулы булыр дип көтелә.

Агымдагы җәй айлары расписаниесендә әлеге рейсларны атнага бер тапкыр - якшәмбе көннәрендә җибәрү планлаштырыла:

- Казан -Алмата 17:25 - 23:55;

- Алмата -Казан  00:55 - 01:40.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Июль аенда расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International