Корабль төзү көнендә модернизацияләнгән "Метеор 2020" суга төшерү тантанасы узды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында "Метеор 2020" тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасында катнашты.

Чара Россия кораблары төзү көнен бәйрәм итү көнендә уза.

Искәртеп үтик, бүгенге тантана тарихи булып тора, ул А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводының легендар "Метеорлар"ын төзүне яңартуны һәм эксплуатацияләүне дәвам итәчәк.

Завод 1961 елдан алып 2006 елга кадәр тизйөрешле пассажир теплоходлары төзү буенча Россияда әйдәп баручы бердәнбер предприятие булган.

Чара барышында министр суднолар төзү предприятиесенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде. Бәйрәм белән тәбрикләде, яңа проектлар һәм ниятләнгән планнарның уңышлы тормышка ашырылуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International