Казанда Зур Казан боҗрасын үстерү кысаларында юл төзелеше алып барыла

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Хәзерге вакытта Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр Меховщиклар урамындагы участокта юл эшләре башкарыла. Әлеге юл эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла. Юл өлешенең гомуми озынлыгы 1,899 чакрым тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, юл эшләре узган 2021 елда башланган иде.

«Волгадорстрой» ҖЧҖ тарафыннан электр һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыра, яктырту, элемтә челтәрләрен яңадан кую, светофорларны электр белән тәэмин итү буенча һәм шул ук вакытта җир эшләре алып барыла.

Хәзерге вакытта милли юл проекты буенча Казан агломерациясендәге объектларда үтәлеш 2938,57 млн сум 52,4% тәшкил итә. Юл эшләре 16 объектта башланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International