NordStar авиакомпаниясе яңа юнәлешләр буенча Казан - Красноярск һәм Казан - Самарага билетлар сата башлады
2022 елның җәйге расписаниесе кысасында әлеге рейслар атна саен якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Казаннан Самарага самолет 17:20 сәгатьтә, Самарада 19:20 сәг булачак. Юлда вакыт 1 сәгать дәвам итә.
Казаннан Красноярск шәһәренә җирле вакыт белән 21:50 сәгатьтә очып китеп җирле вакыт белән икенче көнне 6:05 сәг.килеп төшәчәк. Юлда вакыт 4 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.