Бүген юл тармагында импортны алмаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген «ЕЛАЗ» АҖ территориясендә юл-төзелеш техникасы белән тәэмин итүдә импортны алмаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, «Автодор» ДК идарәсе рәисенең беренче урынбасары Игорь Коваль, «ЕЛАЗ» АҖ генераль директоры Камил Галимов һәм республиканың юл-төзелеш компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Иң элек чарада катнашучылар Алабуга автомобиль заводының юл-төзелеш техникасын җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Аннары «ЕЛАЗ» АҖ актлар залында Татарстан Республикасы ихтыяҗлары өчен юл-төзелеш техникасын җитештерүдә импортны алмаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International