Казаннан Төркиягә рейслар саны артачак

2022 елның 24 июне, җомга

2022 елның 26 июненнән октябрь ахырына кадәр Казан аэропортыннан Төркиянең Анталия шәһәренә авиарейслар саны артачак.

Чартер рейсларны AZUR air авиакомпаниясе билгеләнгән көннәрдә атнага 3 тапкыр башкарачак. Очышта 238 кешегә исәпләнгән Boeing 757 лайнерлары җәлеп ителгән.

Турларны туроператорлардан һәм турагентлыклардан сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International