Свияжск тимер юл станциясеннән Зөя утрау-каласына кадәр даими автобус маршруты июль аенда йөри башлый

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

1 июльдән «Содружество» шәһәрара пассажир компаниясе Свияжск станциясеннән Зөя утрау-шәһәрчегенә кадәр даими автобус маршруты җибәрәчәк. 

Автобус көн саен ике якка да алты рейс ясаячак. Пассажирларга уңайлы булсын өчен автобусларның расписаниесе Свияжск станциясенә килүче һәм китүче шәһәрара поездлар расписаниесе белән килештерелде, күчеп утыру өчен ун минут вакыт каралган.

Автобус Свияжск станциясеннән 9.25; 11.50; 12.55; 14.00; 15.50; 18.00 сәгатьтә кузгала. Зөя утрау-шәһәрчегеннән 10.20; 12.15; 13.20; 14.30; 16.15; 18.30 сәг китәчәк.

Әлеге маршрут Яшел Үзән районының Свияжск, Түбән Карамалы һәм башка торак пунктларында яшәүчеләргә, шулай ук Зөя утрау-каласына килүче туристларга транспорт хәрәкәтен тәэмин итәчәк.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International