Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Арчага керү юлына (көньяктан) капиталь ремонт ясала (0 чакрымнан 4,5 чакрымга кадәр) юл аралыгы. Юл эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла.
Юл III техник категория нормативлары буенча проектланган. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 215 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Озынлыгы 4,5 чакрым тәшкил итә.
Хәзерге вакытта «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы тарафыннан асфальт-бетон өслеген фрезерлау, ике гофрлы, суүткәргеч торбалар салу эшләре башкарылган.
Шулай ук объектта инженерлык коммуникацияләрен яңадан урнаштыру эшләрен башкару да каралган.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проектының «Юл челтәре» региональ проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 91,3 чакрым озынлыкта төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.