Новосибирскида ROAD TRAFFIC RUSSIA - СИБИРЬ "Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм иминлек" дигән темага гомумроссия тармак конференциясе уза.
Конференция эшендә федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнаша. Татарстан Республикасыннан чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнаша.
Конференция кысаларында тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит, юл хәрәкәтен оештыруның гамәли аспектлары, россиялеләрнең уңайлылыгы һәм иминлеге, мобильлек өчен юл хәрәкәтен оештыру, инновацион алымнар кертү һәм башкалар темалар турында фикер алышачаклар.
Чара 24 июньдә тәмамланачак.