Әлмәттә «Татнефтедор» ҖЧҖ әйдәп баручы хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы узды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Әлмәттә һөнәри осталык конкурсы узды. Ярышлар Әлмәт шәһәрендә оештырылды. 

Билгеләп үтик, быел конкурс компаниянең юбилеена - 25 еллыгына багышланды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, «Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы үзәге идарәсе» ДАУ директоры Мәҗит Салихов һәм нефть компанияләре җитәкчеләре булды. 

Бәйгедә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәй һәм Норлат районы хезмәткәрләре катнашты. Бәйгечеләр 5 конкурс дисциплинасында: самосвал йөртүчесе, автогрейдер машинисты, фронталь төягеч машинисты, экскаватор машинисты, автомобиль юлларын карап тоту бригадасы көч сынаштылар. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Бөгелмә филиалы, 2 нче урынны - Әлмәт филиалы, 3 нче урынны - Норлат филиалы яулады. 

Биредә компаниянең тарихы һәм юллар төзү технологияләре турында экспозиция дә тәкъдим ителде, моннан тыш махсуслаштырылган техника һәм җиһазлар күргәзмәсе оештырылды. Чара азагында алдынгы хезмәткәрләрне Мактау грамоталары һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International