27 июньнән flydubai авиакомпаниясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә авиарейслар санын арттыра, шулай итеп июль башыннан самолет атнасына 3 тапкыр оча башлый. Шулай ук 2022 елның 23 сентябреннән рейслар санын тагын бер кат арттыру планлаштырыла - җомга һәм якшәмбе көннәрендә авиареслар кертелә. Шулай итеп, сентябрь ахырына самолет атнага 5 тапкыр рейс башкарачак.
Рейслар дүшәмбе көннәрендә башкарыла:
Казаннан самолет 17:00 сәгатьтә күтәрелә, Дубай аэропортына 23:00 сәгатьтә килеп төшә;
Дубайдан рейс 11:55 сәг., Казанга 16:00 сәгатьтә төшә.
Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә:
- Казаннан самолет 15:15 сәг күтәрелә, Дубай аэропортына 21:15 сәгатьтә килеп төшә;
- Дубайдан рейс 10:05 сәг, Казанга 14:15 сәг утыра.
Рейслар Boeing-737-800 очкычында башкарыла. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юлдагы вакыт - 5 сәгать.