Татарстан Республикасы, «ДОМ.РФ» АҖ һәм «Россия автомобиль юллары» ДК арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко һәм «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

 «Торак төзелеше темпларын тәэмин итүнең төп шартларының берсе – инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы булдыру. Безгә тиз йөрешле транспорт маршрутлары проектлары, шулай ук ДШП принципларында инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру инструментлары турында безнең партнер «Автодор» белән фикер алышырга кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Россия автомобиль юллары» ДК белән хезмәттәшлек итү өлешендә «Көньяк-Көнбатыш хорда» югары тизлекле транспорт маршруты проектының эш сораулары каралды. Очрашу ахырында ике килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ДОМ.РФ» АҖ арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында документ имзаланды. Аннары «Россия автомобиль юллары» дәүләт корпорациясе, «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Соңгы килешү «Автодор» компаниясенең бюджеттан тыш финанслауны, алга таба оператор эшчәнлеген һәм федераль, төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының аерым участокларына карата эксплуатацияләүне тәэмин итүдә катнашырга әзер булуын күздә тота. Үз чиратында, ДОМ.РФ стратегик һәм финанс инвесторларыннан – «ДОМ.РФ» АҖ партнерларыннан һәм башка чыганаклардан бюджеттан тыш финанслауны җәлеп итү өлешендә аналитик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International