Татарстанда Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлында ремонт эшләре башкарыла

2022 елның 17 июне, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлы ремонтлана (км 5+208 км - 8+800 (сул полоса).

Озынлыгы 3,592 чакрым тәшкил итә. Финанслау суммасы 127 млн сумнан артык.

1м диаметрлы 3 данә суүткәргеч торбаларны да ремонтлау каралган.

Юл хезмәткәрләре шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эшләр башкарачаклар. , 22 юл билгесе кую, юл тамгалары төшерү күздә тотыла.

 2022 елда «Юл челтәре» региональ проекты кысаларында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы 91,3 чакрым озынлыктагы автомобиль юлларында төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.

 Шул исәптән, Яр Чаллы агломерациясендә 1 млн 360 мең сумлык юл эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International