2022 елның 15 июнендә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропортыннан Әзербәйҗан башкаласы Бакуга даими рейслар яңартылды.
Очышлар Azerbaijan Airlines һәм Buta Airways авиакомпанияләре самолетларында июнь аенда - чәршәмбе, ә 2 июльдән октябрь ахырына кадәр - шимбә көннәрендә дә башкарылачак.
Чәршәмбе көннәрендә:
- Казаннан 20:30 сәг очып китеп, Баку аэропортына 23:55 сәг. килеп төшәчәк;
- Бакудан 17:40 сәг күтәрелә, Казанга 19:20 сәг. утырачак.
Шимбә көннәрендә (2 июльдән):
- Казаннан 19:20 сәг күтәрелеп, Баку аэропортына 22:50 сәгатьтә төшәчәк;
- Бакудан 16:40 сәг. кузгалып, Казанда 18:20 сәг булачак.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Исегезгә төшерәбез, Әзербәйҗан вакыты Мәскәүнекеннән 1 сәгатькә алдарак. Рейсларда 106 урынлы Embraer 190 һава суднолары җәлеп ителгән.