Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» төбәкара туризм проектын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» төбәкара туризм проектын гамәлгә ашырда хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Килешү туризм Федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Самара өлкәсе һәм Чуаш Республикасы Министрлар Кабинеты арасында төзелде. Имза ату тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашты.

Килешүдә төбәкара елгаларда пассажирлар йөртү системасын торгызу турында сүз бара. Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының алдынгы проектларын яклау нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко каршында «Идел сәяхәте» туризмын үстерү буенча төбәкара инициатива формалаштырылды.

Проектның асылы – Идел буе федераль округы территориясендә комплекслы туризм ягыннан үсеш алган макро-территория булдыру һәм аны заманча шәһәрара һәм төбәкара пассажирлар йөртү белән тәэмин итү.

 Хәзерге вакытта проектка 7 төбәк кергән: Татарстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Саратов өлкәсе, Мордовия Республикасы.

Имзалаган килешү бердәм мәгълүмати мохит үсешенә, аерым алганда, төбәкләрнең туризм потенциалы турында мәгълүмат бирергә, шулай ук төбәкара проектны алга этәрергә, елга төбәкара пассажирлар йөртүне үстерүдә ярдәм итәчәк.

Килешүгә туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Марий Эл Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Юрий Зайцев, Чуаш Республикасы башлыгы Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International