Халыкара #БЕЗБЕРГӘ премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Халыкара #БЕЗБЕРГӘ премиясенең яңа сезоны башланып китте. 16 март көнне #БЕЗ БЕРГӘ акциясенә бер ел тулган иде.

Чараны Федераль яшьләр эшләре агентлыгы һәм ДОБРО.РФ платформасы оештыра. Премия халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән иҗтимагый әһәмиятле проектларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Премиянең грант фонды 90 млн сум тәшкил итә.

Акциядә халыкка ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән социаль проектлар авторлары катнаша ала. Волонтерлар, коммерциячел булмаган оешмалар, хәйрия фондлары, мәгариф, мәдәни-ял итү учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр, урта һәм эре бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм башкалар катнаша ала.

Премия номинацияләре:

-«Халыкка ярдәм»;

- «Милләт сәламәтлеге»;

-«Мөмкинлекләр иле»;

- «Яшәү өчен территория»;

- «Җаваплы бизнес»;

- «Социаль эшмәкәр»;

-«Медиапроект»;

-«Озын тәнәфес»;

-«Социаль үзгәрешләр лидеры».

Катнашырга теләүчеләр 12 июньгә кадәр рәсми сайтта гариза бирергә тиеш: премия.мывместе.рф һәм ДОБРО.РФ платформасы: https://dobro.ru/

Лауреатларны бүләкләү тантанасы Халыкара волонтер көненә багышланачак һәм 2-5 декабрьдә Мәскәүнең «Манеж» Үзәк күргәзмә залында Россия Президенты Владимир Путин катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International