9 июньдә Шәмәрдән - Казан һәм Казан - Нократ Аланы шәһәрара поездларының йөрү тәртибе үзгәрә

2022 елның 3 июне, җомга

Бары бер көн ерак араларга өстәмә поезд билгеләнү сәбәпле, түбәндәге шәһәрара поездларның йөрү тәртибе үзгәрә:

- 6401 номерлы Шәмәрдан - Казан поезды Шәмәрдан станциясеннән 4.09 сәгатьтә (9 минутка иртәрәк) китә һәм Казан станциясенә 6.30 сәгатьтә (6 минутка иртәрәк)килеп җитәчәк;

-6420 номерлы Казан - Нократ Аланы поезды Казан станциясеннән 5.56 сәгатьтә (8 минутка иртәрәк) китәчәк. Нократ Аланы станциясенә 9.08 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша һәм  https://sodruzhestvoppk.ru сайтында алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International