Республикада милли юл проекты буенча Столбище - Атабай автомобиль юлын реконструкцияләүгә керештеләр

2022 елның 3 июне, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында ТР Лаеш муниципаль районында Столбище - Атабай автомобиль юлының «Казан» аэропорты - Столбище урынын реконструкцияләү башланды.

Юлның озынлыгы 0,543 чакрым тәшкил итә. Әлеге киселештә булачак «боҗра» хәрәкәтенә уңайлы чишелеш һәм юл хәрәкәте иминлеген арттырачак.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча  эшләр башкару да каралган. Аерым алганда, 46 юл билгесе кую күздә тотыла.

Россиядә милли проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International