Бөгелмә шәһәрендә республикада пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмә шәһәрендә ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше Комитетының һәм ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше Комитеты каршындагы Эксперт советының күчмә утырышы узды, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советы сайтында.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше Комитеты рәисе Александр Тыгин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, парламентарийлар, район башлыклары катнашты.

Утырышта төбәктә пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Республиканың автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы законнарына үзгәрешләр кертү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында закон проектлары каралды, шулай ук 2022 елның беренче яртыеллыгында Комитет эшенә йомгаклар ясалды.

Бүген комитет утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында беренче укылышта карау өчен әзерләнгән закон проекты да каралды. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International