Казанда балалар тимер юлы җәйге сезонны ачты

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда Балалар тимер юлында җитештерү практикасы ачылды.

Уку-эксплуатация сезонын ачу хөрмәтенә Россия тимер юллары хезмәткәрләре башкала халкы һәм кунаклар өчен бәйрәм программасы әзерләде.

Тантаналы чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флагларын һәм «Россия тимер юллары» ААҖ корпоратив флагын күтәрүдән башланды.

Чарада укуда иң алдынгы яшь тимер юлчыларны котладылар. Концерт программасы белән балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Тантана азагында чакырылган кунаклар һәм Балалар тимер юлы тәрбияләнүчеләре Молодежная – Изумрудное маршруты буенча беренче бәйрәм рейсын үтәделәр. Билгеләп үтик, машинист, поезд башлыгы һәм билет тикшерүче бурычларын балалар башкарды.

Балалар тимер юлы 2022 елның 31 августына кадәр чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә эшли. Дүшәмбе, сишәмбе - ял көннәре. Поездлар 10:00, 11:23, 14:15 һәм 15:38 сәгатьләрдә кузгала. Өлкәннәр өчен билет бәясе 160 сум, балалар өчен - 80 сум.

Исегезгә төшерәбез, Казанда балалар тимер юлы 2007 елның 30 августында ачылды. Юлның озынлыгы 4,288 чакрым, колея киңлеге 750 мм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International