Бүгеннән Чәбаксар белән Казан арасында "Валдай 45Р" суднолары йөри башлый.
Беренче мактаулы пассажирлар Чәбаксар елга порты ветераннары булды.
Аларны Казан елга портында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков каршы алды.
Суднолар көн саен йөриячәк.
Чәбаксардан Казанга 8.00 сәгатьтә кузгала, башкалага 11.00 сәгатьтә килеп җитә.
Казаннан 16.00 сәгатьтә чыга, Чәбаксарга 19.00 сәгатьтә килеп җитә.
4 июньнән әлеге маршрутта өстәмә рейс куелачак. (Казан - 08:00 - Чәбаксар 11:00).
Чабаксардан 16:00 сәгатьтә китә, Казанга 19:00. килеп җитә
Билетларны түбәндәге сылтама буенча сатып алырга була: https://chport.tn-cloud.ru/?id=1&sid=241.
Белешмә: Валдай 45Р - су асты канатларында йөрүче Россия елга сай сулы пассажир судносы. Тизйөрешле судно пассажирлар ташу өчен билгеләнгән. Пассажир саны - 45 кеше, йөреш тизлеге - 65 км/сәг, йөзү ераклыгы - 400 чакрым.