Уфада транспорт-логистика конференциясе уза

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Бүген Уфа шәһәрендә «Конгресс-холл Торатау» Башкортостан Республикасы дәүләт бюджет учреждениясе мәйданчыгында Идел буе федераль округы транспорт тармагының төп бизнес-вакыйгаларының берсе - «PRO//Хәрәкәт.Идел буе» («PRO//Движение.Поволжье») тимер юл конференциясе уза.

Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнаша. Дискуссиядә Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Россия тимер юллары ААҖ генераль директор урынбасары - транспорт хезмәте күрсәтү үзәге башлыгы Алексей Шило, Россия тимер юллары ААҖ филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев, Куйбышев магистрале чикләрендә урнашкан регионнар хакимияте вәкилләре катнаша.

Конференция барышында Көнчыгышка таба логистика, мал китертү чылбырын үзгәртү, әйдәп баручы контейнер линияләрен Россия базарыннан китү нәтиҗәләре һәм экспортның гамәлдәге чикләүләре турында фикер алышачаклар.

Конференция барышында Көнчыгышка логистика юнәлешен бору мәсьәләләре, мал кертү максатларын карау, мал җибәрү чылбырын үзгәртү, Россия базарыннан   әйдәп баручы контейнер линияләренең чыгу нәтиҗәләре һәм экспортның чикләүләре турында фикер алышачаклар.

Хәзерге вакытта йөк һәм пассажирлар ташу логистикасы буенча сорауларны хәл итүдә актив эзләнү бара. Контейнерлар ташу мәсьәләләре дә, поездларга контейнер төяү, шулай ук, ватан чикләрендә чик контролен узу да актуаль мәсьәлә  булып кала.

Моннан тыш, чара кысаларында бүгенге шартларда бизнеска кануни, финанс, техник һәм технологик яктан ярдәм итү чаралары һәм яңа цифрлы сервислар да каралачак.

Бүген эшлекле программада йөк һәм махсус техниканың заманча үрнәкләре күргәзмәсе белән танышу да каралган, күргәзмә ачык һавада оештырыла, шул исәптән әйдәп баручы компанияләр һәм тикшеренү институтлары эшләнмәләре экспозициясе белән дә танышу күздә тотыла. Чара кысаларында телекүпер форматында Стерлетамак станциясендә Куйбышев юл магистрале терминалы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International