2022 елның 17 июненнән "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе Казан - Горно-Алтайск -Казан маршруты буенча турыдан-туры рейсларны яңарта.
Самолетлар атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак. Казаннан һава судносы 00:20 сәгатьтә күтәрелеп, Горно-Алтайск каласына 08:00 сәгатьтә килеп төшәчәк. Горно-Алтайск шәһәреннән Казанга 08:45 сәг кузгалып, Татарстан башкаласы аэропортына 08:20 килеп төшәчәк.
Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән. Самолет 3 сәг. артык оча. Маршрутта Канада Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары хәрәкәт итә, пассажир салонының максималь сыйдырышлылыгы - 50 кеше.
Тулырак мәгълүмат https://uvtaero.ru/ авиакомпания сайтында урнаштырылган.