«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан - Шәмәрдән автомобиль юлының (км 74+139 - км 78+700 һәм км 81+700 - км 82+000)
2 участогында ремонт эшләре башкарыла. Төзекләндерү эшләре 4,8 чакрым озынлыкта булган юл өлешендә барачак.
Агымдагы елда Казан агломерациясендә милли проект кысаларында 33,8 чакрым озынлыктагы автомиль юлларында төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырыла. Финанслау суммасы 5 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 3 млн сумы федераль бюджеттан, 2 млн акча - төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән.