«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында Мөслим - Саклаубаш - Юлтимер автомобиль юлын (28+600 - км 30+700) капиталь ремонтлау эше дәвам итә.
Ремонт участогының озынлыгы 2,1 км тәшкил итә. 2022 елга республика бюджетыннан бүлеп бирелгән финанслауның күләме - 55,1 млн. сум тәшкил итә.
2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Юл челтәре» региональ проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 91,3 чакрым озынлыкта юлларны төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырыла. Шул исәптән:
- региональ әһәмияттәге 31,5 чакрым юлы - 488,9 млн сум;
- Казан агломерациясенең 33,8 чакрым юлы - 2 604,2 млн сум;
- Чаллы агломерациясенең 22,9 чакрым юлы - 1 360,0 млн сум;
- Түбән Кама агломерациясенең 3,14 чакрым юлы - 480 млн сум.