Nordwind авиакомпаниясе пассажирларны Татарстан башкаласыннан Таҗикстан башкаласына яңа турыдан-туры рейска чакыра.
Рейслар 26 майдан түбәндәге график буенча башкарылачак:
- Казаннан самолет 03:05 сәг күтәрелә, Дүшәнбе башкаласына 08:30 сәг килеп төшә;
- Казанга 10:00 сәгатьтә кузгала, 11:45 сәг килеп төшә.
Очу вакыты якынча 3,5 сәгать тәшкил итә.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Дүшәнбедә вакыты Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алданрак йөри.
Расписаниедә үзгәрешләр булуы мөмкин.
Билетларны авиакомпания сайтында, шулай ук аэропортның рәсми сайтында https://sales.kazan.aero һәм "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында алырга мөмкин.