Теләче районында министр урынбасары Тимур Никонов "Саннар дәресе" уздырды

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген Теләче урта мәктәбендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы урынбасары Тимур Никонов ясалма интеллект үсешенә багышланган “Саннар дәресе” үткәрде.

Дәрестә 6-11 сыйныф укучылары ясалма интеллект, компьютер системасы иҗади һәм интеллектуаль функцияләрне ничек башкаруы турында белделәр.

Үз чиратында, укучылар Интернет челтәрендә иминлек, финанс куркынычсызлык, шулай ук антивирусларның ни өчен кирәклеген һәм нинди куркыныч янавы турында сораулар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы икътисадны үстерү, цифрлы технологияләрне, сервисларны һәм хезмәт күрсәтүләрне нәтиҗәле үстерү өчен уңай шартлар тудыру максатларында Татарстанда 2022 ел цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International