Nordwind Airlines "Казан" халыкара аэропортыннан Махачкалага яңа рейслар җибәрә

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Беренче рейс 1 нче майга планлаштырылган. Заманча һәм уңайлы һава судноларында очышлар атнага 2 тапкыр түбәндәге график буенча башкарылачак:

- пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан самолет 14:00 сәгатьтә күтәрелә, Дагыстан башкаласына 16:35 сәгатьтә төшә, Махачкаладан 17:40 сәгатьтә кузгалып Казанга 20:25 сәгатьтә килеп төшәчәк;

- якшәмбе көннәрендә Казаннан 13:10 сәгатьтә күтәрелә, Дагыстан башкаласына 15:50 сәгатьтә килеп төшәчәк, Махачкаладан 16:50 сәгатьтә кузгалып, Казанга 19:30 сәгатьтә килеп төшәчәк.

Очу вакыты - 2сәг. 40 мин. Билетларны https://nordwindairlines.ru/ru рәсми сайтында сатып алырга мөмкин.

Билетларны шулай ук «Казан» халыкара аэропортының  https://sales.kazan.aero/  рәсми сайтында һәм мобиль кушымтасында да алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International