Май бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар билгеләнә

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Май бәйрәмнәрендә пассажирларның саны күп булу сәбәпле Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар билгеләнә.

Мәсәлән, өстәмә поездлар Казаннан 30 апрельгә кадәр, шулай ук 1-3 һәм 5-10 майда, Мәскәүдән 28 апрельдән 30 апрельгә кадәр һәм 1-11 май көннәрендә булачак. 

215 номерлы пассажир поезды Казаннан 29, 30 апрельдә, 9 һәм 10 майда 00:44 сәгатьтә китәчәк, шул ук көнне Мәскәүгә 16:10 сәг. килеп җитәчәк.

Казаннан Санкт-Петербургка өстәмә поездлар 3 һәм 10 майда, ә Санкт-Петербургтан Казанга 29 апрельдә һәм 6 майда китәчәк.

Билетларны кассаларда, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтының «Пассажирларга» бүлегендә һәм мобиль кушымтасында алырга  мөмкин.

Ерак араларга йөрүче поездларның җәдвәле турында мәгълүматны «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең клиентларга ярдәм итү үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны аша (Россиянең барлык төбәкләреннән шалтырату бушлай), шулай ук «Россия тимер юллары» акционерлык җәмгыятенең https://www.rzd.ru рәсми сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International