Бүген Казанга үзенчәлекле Белоруссия элементларыннан торган рәсемнәр, танк профильле һәм койрыгына Belavia бренды чәчәге төшерелгән борт килеп төште.
Чара Минск-Казан-Минск маршруты буенча рейслар ачылуга бер ел тулу уңаеннан оештырылды. 2018 елның 26 апреленнән 27 апреленә каршы төндә Belavia компаниясе Казанга беренче самолетын җибәргән иде.
Шул уңайдан «Казан» халыкара аэропорты Belavia авиакомпаниясе белән берлектә фото-споттинг оештырды, чарада Татарстан Республикасыннан фотографлар һәм авиаһәвәскәрләр катнашты.
Белешмә өчен: Минск-Казан-Минск маршруты буенча рейслар атнага 2 тапкыр Embraer 175 авиалайнерында башкарыла. Юл вакыты якынча 2сәг. 20 минут тәшкил итә. Расписание, тарифлар һәм билетлар турында тулырак рәсми сайтта танышырга мөмкин.