Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республика транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлекне иң яхшы оештыруга багышланган ел саен үткәрелә торган смотр-конкурска йомгак ясалды.
2021 ел йомгаклары буенча смотр-конкурста җиңүчеләр дип түбәндәге оешмалар табылды: - «Татнефтедор» ҖЧҖ Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе - 1 урын; - «Татавтодор» АҖ Апас филиалы, «Татнефтедор» ҖЧҖ Әлмәт автомобиль юллары идарәсе - 2 урын; - «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы, «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалы - 3 урын.
«Хезмәтне саклау өлкәсендә 500 дән артык кеше эшли торган иң яхшы транспорт оешмасы» номинациясендә «Бигеш» аэропорты» АҖ җиңү яулады.
«Татавтодор» АҖ шәһәрара филиалы имин шартлар тудыру һәм хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма дип танылды.
«Хезмәтне саклау проблемаларын хәл итүдә актив катнашкан өчен» номинациясендә «Татнефтедор» ҖЧҖ Норлат автомобиль юллары идарәсе җиңүче булды.
«Хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлекне сыйфатлы һәм оператив башкарган өчен» номинациясендә «Татнефтедор» ҖЧҖ Азнакай автомобиль юллары идарәсе җиңүче дип табылды.
«Хезмәтне саклау һәм имин шартлар булдыруда иң яхшы акционерлык җәмгыяте» номинациясендә «Казан» халыкара аэропорты» АҖ яулады.
«Хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлекне сыйфатлы һәм оператив башкарган өчен» номинациясендә «Промжелдортранс-Сервис» ҖЧҖ алдынгылык алды.
«Хезмәтне саклау проблемаларын хәл итүдә актив катнашкан өчен» номинациясендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җиңү яулады.