2022 елның 28 апреленнән «Казан - Байлар Сабасы» төбәкара автобус маршруты торгызыла. Автобуслар көн саен Аграрная урамында урнашкан "Көнчыгыш" автовокзалыннан китәчәк. Казан шәһәреннән Байлар Сабасы бистәсенә 13:00 һәм 18:00 сәгатьтә, ә Байлар Сабасыннан башкалага 05:30, 14:30, 19:30 сәгатьтә кузгала. Юл арасы 93 чакрым, автобус 1 сәг. 30 мин бара. Автобуска билет бәясе - 250 сум.
Маршрутта күпьеллык стажы булган машина йөртүчеләр хезмәт күрсәтә. Рейсларга яңа автобуслар билгеләнгән. Сәфәр дәвамында пассажирлар бушлай Wi-Fi куллана алачак.
Билетларны автовокзал кассасында, https://vokzal-kazan.ru/ рәсми сайтында һәм "Көнчыгыш" ("Восточный") автовокзалы" ҖЧҖ мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат белән (843) 233-41-17 телефоны аша танышырга мөмкин.