«Содружество» шәһәрара пассажир компаниясе җәйге чорда 18 поезд җибәрә

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

       Җәйге чорда пассажирлар агымы үсү һәм бакчаларга йөрүчеләр саны арту сәбәпле "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясенең Казан полигонында түбәндәге шәһәрара поездлар билгеләнә:

- 15 апрельдән 9 октябрьгә кадәр 6383 номерлы Казан - Йошкар-Ола поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14.18 сәгатьтә китәчәк, 17.45 сәгатьтә барып җитәчәк;

- 15 апрельдән 9 октябрьгә кадәр 6453 номерлы Йошкар-Ола - Яранск поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18.11 сәгатьтә китәчәк, 20.45 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 16 апрельдән 10 октябрьгә кадәр 6452 номерлы Яранск - Йошкар-Ола поезды шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 3.50 сәгатьтә китәчәк, 6.35 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 16 апрельдән 10 октябрьгә кадәр 6382 номерлы Йошкар-Ола - Казан поезды шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 7.43 сәгатьтә китәчәк, 11.05 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 16 апрельдән 16 октябрьгә кадәр 6502 номерлы Канаш - Чәбаксар поезды көн саен 3.51 сәгатьтә китәчәк, 6.15 сәгатьтә килеп җитәчәк; 

- 16 апрельдән 16 октябрьгә кадәр 6505 номерлы Чәбаксар - Канаш поезды көн саен 18.40 сәгатьтә китәчәк, 21.07 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 30 апрельдән 25 сентябрьгә кадәр 6001 номерлы Казан - Тюрлема поезды шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.05 сәгатьтә китәчәк, 9.45 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 2 майдан 30 сентябрьгә кадәр 6001 номерлы Казан - (Свияжск) Зөя утрау-шәһәрчеге поезды дүшәмбедән җомга көненә кадәр 8.05 сәгатьтә китәчәк, 9.18 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 30 апрельдән 25 сентябрьгә кадәр 6476 номерлы Тюрлема-Арча поезды шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10.36 сәгатьтә китәчәк, 13.33 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 2 майдан 30 сентябрьгә кадәр 6476 номерлы Свияжск -Арча поезды дүшәмбедән җомга көннәренә кадәр 11.02 сәгатьтә китәчәк, 13.33 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 2 майдан 30 сентябрьгә кадәр 6431 номерлы Арча - Казан поезды дүшәмбедән җомга көннәренә кадәр 19.32 сәгатьтә китәчәк, 21.13 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 2 майдан 30 сентябрьгә кадәр 6440 номерлы Казан-Арча поезды дүшәмбедән җомгага кадәр 12.24 сәгатьтә китәчәк,15.01 сәгатьтә килеп җитәчәк;

        30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6434 номерлы Казан-Арча поезды (13.14 сәгатьтә кузгала - 14.52 сәгатьтә килеп җитә) расписаниедән алына.

       Түбәндәге шәһәрара поездларның маршрутлары озайтыла:

- 16 апрельдән 16 октябрьгә кадәр 6479 номерлы Бөреле - Краснозаринск поезды Волжск станциясенә кадәр барачак, ул 18.27 сәгатьтә кузгала, 20.37 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6420 номерлы Казан – Кукмара поезды Нократ Аланы (Вятские Поляны) станциясенә кадәр барачак, 6.00 сәгатьтә китәчәк, 9.08 сәгатьтә килеп җитәчәк;

- 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6425 номерлы Кукмара - Казан поезды Вятка Аланы (Вятские Поляны) станциясеннән 11.53 сәгатьтә кузгала, 15.04 сәгатьтә килеп җитәчәк.

       Ижевск полигонында түбәндәге шәһәрара поездлар билгеләнә:

- 1 майдан 2 октябрьгә кадәр 6352 номерлы Ижевск - Ува поезды 9.52 сәгатьтә кузгала, 12.04 сәгатьтә килеп җитә һәм 6353 номерлы Ува -Ижевск поезды 16.23 сәгатьтә кузгала, 18.36 сәгатьтә килеп җитә, поездлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөри;

- 1 майдан 19 октябрьгә кадәр 6458 номерлы Ижевск - Чур поезды 14.31 сәгатьтә кузгала, 15.40 сәгатьтә килеп җитә һәм 6457 номерлы Чур - Ижевск поезды 16.47 сәгатьтә кузгала, 17.58 сәгатьтә килеп җитә, поездлар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөри;

- 9 майдан 25 сентябрьгә кадәр 6452 номерлы Ижевск - Чур поезды 9.14 сәгатьтә кузгалып, 10.23 сәгатьтә килеп җитәчәк һәм 6451 номерлы Чур - Ижевск поезды 12.34 сәгатьтә кузгала, 13.45 сәгатьтә килеп җитәчәк, поездлар көн саен йөри.

       6 майдан 6602 номерлы Ижевск - Игра поезды (10.29 сәг. - 12.57 сәг.) һәм 6601 номерлы Игра - Ижевск поезды (15.30 сәг. - 17.58 сәг.) расписаниедан алына.

       Барлык маршрутлар турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International