Татарстанда тимер юлларда 3 ай эчендә йөк төяү 7,4 процентка арткан

2022 елның 9 апреле, шимбә

2022 елның гыйнвар-март айларында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә - Татарстан Республикасында йөк төяү 4 млн тоннадан артык тәшкил иткән, бу 2021 елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 7,4 процентка югарырак.

Шулай итеп, өч айда нефть һәм нефть продуктларын җибәрү 21% (3 млн. тоннадан артык), химикатлар һәм содалар 4,9% (240,9 мең тонна), химик һәм минераль ашламалар 11,1% (224,4 мең тонна), төзелеш йөкләре 17,1% (63,2 мең тонна), метизлар 24,1% (17,6 мең тонна) һәм ашлыклар 82% (51,9 мең тонна) арткан.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International