Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясендә балаларны мәктәп автобусларында һәм муниципальара пассажир автобусларында йөртүне оештыруга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков рәислегендә узды.
Чарада Федераль транспорт өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Урта Идел идарәсе, «АИУС-РТ» дирекциясе» ДБУ, «Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге» ДКУ, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ вәкилләре катнашты.
Шулай ук видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары хезмәткәрләре, ТР муниципалитетларының һәм шәһәр пассажир транспорт предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында тизлек режимын саклау, «ГЛОНАСС+112» системасына автобусларның кушылу мөмкинлеген тәэмин итү, хәрәкәт итү тәртибен сакламау мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы спорт министрлыгына һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгына, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына өч тәүлек алдан планлаштырылган сәяхәтләр турында «АИУС-РТ» дирекциясе» ДБУ мәгълүматны үз вакытында юллау мөһимлеге турында искәрттеләр.
ТР муниципаль берәмлекләре ТР мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләр, дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлыгы адресына «ГЛОНАСС+112» системасына тоташкан транспорт чаралары исемлеген юлларга тиеш.