"Урал авиалинияләре" авиакомпаниясе Казаннан Сочи шәһәренә һәм Казан - Минераль Сулар яңа рейсына авиабилетлар сатуны башлады. Рейслар 2022 елның 23 апреленнән башлана.
- U6-601/602 номерлы рейс Казан - Минераль сулар - Казан маршруты буенча пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә;
- U6-507/508 номерлы рейс Казан - Сочи - Казан - маршруты буенча пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә билгеләнгән.
"Урал авиалинияләре" - пассажирлар йөртү күләме буенча Россиянең әйдәп баручы авиакомпанияләренең берсе. Авиакомпаниянең һава флоты Airbus концерны самолетларыннан тора.
Билетлар сатуда, аларны авиакассаларда, uralairlines.com рәсми сайтында, аэропортның рәсми сайтында https://sales.kazan.aero/, шулай ук аэропортның мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.