Тимур Никонов Теләче районында гражданнар белән очрашты

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов ТР Теләче муниципаль районында булды.

Ул халыкны борчыган сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Очрашуда Кара Ширмә авылына керү юлларын ремонтлау, Кукча авылына керү юлында күпер ремонтлау һәм Теләче авылыннан әйләнеп узу өчен юл төзү мәсьәләләре каралды. 

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча җентекле аңлатмалар бирелде, әлеге сораулар киләсе атнада Теләче районы баланс комиссиясе утырышында каралачак.

Шулай ук эш сәфәре барышында Тимур Никонов Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Саннар дәресен" үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International