Рөстәм Миңнеханов Төркия машина төзүчеләр Ассоциациясе идарәсе рәисе Сәлим Әмрә Гәнҗәр белән очрашты

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең машина төзүчеләр Ассоциациясе идарәсе рәисе, E-Mak компаниясе идарәсе рәисе Сәлим Әмрә Гәнҗәр белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру, хәзерге заман икътисад шартларында алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүгенге көндә Төркия предприятиеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр, шулай ук Россия регионы буларак Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек җайга салынган, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Узган елда Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнешенең күләме 1, 5 тапкыр арткан. Хәзерге вакытта Төркия инвесторлары катнашында тагын берничә проектны тормышка ашыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International