Милли проект кысаларында агымдагы елда транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә юл эшләренә әзерлек ничек бара

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «ТНВ» телеканалының «Исәнмесез» программасында сөйләде.

Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Юл челтәре» региональ проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 91,3 чакрым озынлыкта юл эшләрен башкару планлаштырыла. Шул исәптән 31,5 чакрым озынлыкта төбәк юллары, 33,8 чакрым Казан агломерациясе юллары, 22,9 чакрым Яр Чаллы агломерациясе юллары һәм 3,14 чакрым Түбән Кама агломерациясе юлларын төзекләндерү күздә тотыла.

«Агымдагы елда автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын - күперләрне капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелде. Дәүләт контрактлары барлык объектларга да төзелде ", - диде Артем Чукин. Шулай ук министр урынбасары 2021 һәм 2022 елларда "Имин сыйфатлы юллар" милли проектының барлык объектларында Россия юллары фәнни-тикшеренү институтының яңа һәм иң яхшы технологияләр реестрыннан яңа материаллар куллану планлаштырыла дип сөйләде.

Агымдагы елда яңа технологияләрне 42 объектта куллану күздә тотыла. Шулардан 16 объект Казан, 7 объект Яр Чаллы, 3 объект - Түбән Кама агломерациясендә һәм 16  объект региональ челтәрдә урнашкан", - дип аңлатты министр урынбасары А.Чукин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International