Мәскәүдә "Транспорт" юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе һәм транспорт инфраструктурасын үстерү буенча Дәүләт Советы комитетының уртак утырышы узды

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Транспорт» юнәлеше һәм Дәүләт Думасының транспорт инфраструктурасын үстерү буенча Комитетының уртак утырышын уздырды. Комиссиянең уртак утырышында Россия Федерациясе Президенты администрациясе, федераль башкарма хакимият органнары, Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе субъектлары, сәүдә, лизинг компанияләре, транспорт һәм иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтәдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов катнашты. Утырышта Россия Федерациясе субъектларының логистик чылбырларын тәэмин итү буенча төп бурычлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International