Red Wings авиакомпаниясе 24 март көнне "Казан" аэропортыннан Анталья курортына үзенең беренче халыкара рейсын җибәрә. Рейсларга 100 урынлы заманча Sukhoi Superjet 100 Россия авиалайнерлары җәлеп ителә.
Казан-Анталья-Казан маршруты Татарстан Республикасы халкы һәм якын регионнарда яшәүчеләр тарафыннан еш кулланыла. Март аенда авиаташучы самолетлары тагын өч рейс башкарачак. Шулай ук апрель аена һәм җәй айларына очышлар расписаниесе төзелә.
Билетлар сатуда. Билетларны https://flyredwings.com сайтында, шулай ук авиакассаларда сатып алырга мөмкин. Билетларны шулай ук аэропортының рәсми сайтында https://kazan.aero һәм "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында да сатып алырга мөмкин.